“Шатлык” приютында “Сөйләү культурасы һәм әңгәмә тәртибе” дип исемләнгән ачык дәрес узды

2016 елның 1 октябре, шимбә

Кичә Питрәч районы “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында “Сөйләү культурасы һәм әңгәмә тәртибе” дип исемләнгән ачык дәрес узды.

Әлеге дәрес түгәрәк өстәл артында әңгәмә формасында үтте. Әңгәмә барышында балалар катлаулы сорауларга җаваплар таптылар. Шулай ук, приют тәрбиячесе балаларга “Әдәп” сүзенең килеп чыгышы турында сүз алып барды.

Аннаң соң, дәрес азагынада оттырышсыз лотерея уйнатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International