Кукмара "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дартс буенча ярыш уздырылды.
Чарада төрле яшьтәге кызлар һәм малайлар катнашты. Дартс буенча 1нче урынга Ганиев Рәшит лаек булды. 2нче – Фанзиль Шакирзянов, 3нче – исә Рифат Галимов алды. Шашка ярышлары буенча 1нче урынны Фаина Матвеева, 2нче –Алина Галимова, 3нче – Анисия Анисимова яулады.