Башкала халкын махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсендә катнашырга чакыралар

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Бу минутларда "Казан ярминкәсе" ААҖнең 1 нче павильонында "Актив озын гомер" күргәзмә кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уза.

29 предприятие һәм оешма эш эзләүчеләргә вакантлы эш урыннары тәкъдим итәчәк.

Моннан тыш, барлык катнашучыларның да халыкны эш белән тәэмин итү, хезмәт һәм дәүләт гарантиясе буенча мәгълүмат алырга мөмкинлеге булачак.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсе 18.00 гә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International