Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Республикакүләм "Җиңүчеләр командасы" фотосурәтләр конкурсында катнашты. Әлеге конкурс "Татарстан Командасы" җәмәгать инициативасы буенча оештырыла. Конкурста учреждениеләрнең эшчәнлеге һәм хезмәткәрләрнең иҗтимагый тормышын яктырткан фотолар кабул ителде.
Бу көннәрдә Казанда тантаналы чарада җиңүчеләр исемлеге билгеле булды. Җиңүче "Веста" үзәге социаль эш белгече Алевтина Бикмурзинага рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.