"Безнең кадерле ветеран" проектны кысаларында Лениногорск өлкән яшьтәге һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче, Бөек Ватан сугышы еллары тыл хезмәтчәне Мария Бабакаева учреждение директоры белән бергә үзенең туган ягы – Кармалка авылында булып кайтты.
Кунакларны Кармалка авыл җирлеге башлыгы Ольга Кирилова һәм авыл халкы каршылады. Барысы бергә алар Мария Петровна сугыш елларында туып үскән йортта, аның туганнарының каберләрендә булдылар.
Соңрак, чәй табыны янында, тыл хезмәтчәне авылдашларына сугыш еллары хатирәләрен сөйләде. Шулай ук, Мария Петровна туган ягында булырга мөмкинлек биргән өчен оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.