20 нче сентябрьдан алып 24 нче сентябрьга кадәр Казан ярминкәсе базасында пенсионерлар өчен беренче махсуслаштырылган "Актив озын гомер" күргәзмәсе узачак. Шушы дүрт көн эчендә өлкән яшьтәге гражданнарга үзләренең сәламәтлеген тикшерергә, хокукый консультация алырга, хәтта эш табу мөмкинлеге дә биреләчәк. Әлеге мәгълүмат "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган пресс- конференциясе барышында билгеле булды.
Әйтеп китергә кирәк, конференциядә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР буенча "Россия пенсионерлар берлеге" Гомумроссия иҗтимагый оешмасының региональ бүлекчәсе рәисе Любовь Мишина һәм “Казанская ярмарка” ААҖ генераль директоры урынбасары Татьяна Ильина катнашты.
Шулай ук, "Актив озын гомер" күргәзмәсе кысаларында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Әлеге ярминкәдә 15 меңнән артык вакантлы эш урыннары тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә эшендә өлкән яшьтәге гражданнарны эшкә алырга әзер булган 29 предприятие һәм оешма катнашачак.
Күргәзмә 20 нче сентябрьдан алып 24 нче сентябрьга кадәр "Казанская ярмарка" базасында түбәндәге адрес буенча узачак: Оренбург тракты, 8 нче йорт. Эш режимы: 20-23 сентябрьдә: 9.00 дән 18.00 гә кадәр, 24 нче сентябрь көнне сәгать 9.00-17.00 кадәр эшләячәк.