Буаның "Гармония" үзәгендә чираттагы "Салават күпере" клубының утырышы узды

2016 елның 1 октябре, шимбә

Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында чираттагы "Салават күпере" клубының утырышы узды. Әлеге утырыш “Светофорның өч сигналы” исеме астында оештырылды.

Чараның максаты булып светофорның әһәмияте, юлда йөрү кагыйдәләре белән таныштыру торды. Балалар үз теләкләрен белдереп “Юл билгеләре иле буенча сәяхәт” дип исемләнгән күңел ачу викторинасында катнаштылар, юл билгеләренә бәйле табышмакларга җаваплар таптылар.

Учреждение белгечләре сүзләре буенча, үткәрелгән чарадан алган белем һәм күнекмәләр балаларга юл кагыйдәләрен белергә һәм урамнарда үз-үзеңне тотарга өйрәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International