Казан предприятиеләре эш хакы буенча 1,8 млн. сум бурычларын түләде

2016 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә Казан предприятиеләре хезмәткәрләренә бурычларын кайтарды.

Шуларның берсе "Институт "Татводпроект" ААҖ. Ул тулысынча эш хакы буенча 300 мең сум бурычын түләгән.

Әмма «Технический центр КАПО» АҖ тулысынча хезмәт хакы бурычын түләмәгән. Бүгенге көндә 55 хезмәткәр 1 319 мең сум күләмендә акча алган.

Шулай ук, «Казанский комбинат надомников» ААҖ өлешчә эш хакы буенча бурычын 5 хезмәткәренә түләгән. Суммасы 230 мең сумны тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International