Казан "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Экстремизмга – ЮК" дип исемләнгән айлык кысаларында рәсемнәр конкурсы узды.
Әлеге чараның максаты булып яшь буында традицион кыйммәтләр формалаштыру һәм гражданлык уяулыгын тәрбияләү торды.
"Ничек теракт корбаны булмаска" дип исемләнгән тренингтан соң, балалар бәйгенең тематикасы турында белде һәм бик тиз арада үзләренең иҗади эшләрен әзерләде.