Яшел Үзән һәм Казан психоневрологик интернатлар командасы мини-футбол буенча "SENI CUP-2016" турнирында катнашты

2016 елның 16 сентябре, җомга

13-14 сентябрь көнне Түбән Новгород "Изумруд" ял базасында психоневрологик интернатлар карамагындагы балалар арасында ел саен уздырыла торган халыкара мини-футбол буенча "SENI CUP-2016" турниры узды.

Ярышта 8 Идел буе командасы катнашты. Татарстан Республикасын яшел Үзән һәм Казан психоневрологик интернатлары яклады.

Көрәш нәтиҗәсе буенча 1 урынны Городец шәһәре командасы алды. 2 нче урынга исә  Яшел Үзән футболчылары лаек булды, 3-5 урыннарны бертөрле очко саны булган  командалар яулап алды.

"Әлеге турнир бик күп якты, онытылмаслык хис-кичерешләр генә калдырды. Барлык катнашучылар һәм җанатарлар  канәгать калып, "Изумруд"  ял базасына әйләнеп кайтуын көтеп калды” -  дип Яшел Үзән психоневрологик интернаты белгечләре нәтиҗә ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International