21 сентябрь көнне Казан шәһәре Совет районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр көне узачак. Әлеге чарада Татарстан Республикасы мәгариф идарәсе һәм хәрби комиссариатының район бүлекләре катнашачак.
Эш эзләүчеләргә түбәндәге вакантлы эш урыннары тәкъдим ителәчәк: тәрбияче, кече һәм өлкән тәрбияче, шәфкать туташы, урам себерүче, педагог-психолог, инглиз теле, рус теле һәм әдәбияты, татар теле, тарих, математика, физика, биология, информатика, технология, музыка, башлангыч сыйныф укытучысы, электрик, механик, снайпер һ.б.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсе үз эшен сәгать 9:00да Казан шәһәре, Журналистлар ур., 13нче йорт адресы буенча башлаячак.