Бүген Министрлыкта чираттагы видеоконференция режимында киңәшмә узды. Биредә территориаль органнар һәм министрлык карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре, шулай ук, районнарда социаль яклау бүлеге башлыклары да катнашты.
Утырышта гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре, индивидуаль реабилитация программасын яки абилитацияне гамәлгә ашыру турында сүз барды.
Шулай ук, киңәшмәдә 2016-2017 елга җылыту сезонына әзерлек турында да фикер алышынды.
Киләсе видеоконференция 2016 елның 26 сентябрь көненә планлаштырыла.