Эльмира Зарипова "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында кунакта булачак

2016 елның 19 сентябре, дүшәмбе

"Актив озын гомер" дип исемләнгән күргәзмә алдыннан, Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы пресс-конференциясендә катнашачак.

Әйтеп китергә кирәк, 20-24 сентябрь көннәрендә “Казанская ярмарка” мәйданчыгында узачак күргәзмәнең оештыручысы булып Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тора.

Пресс-конференциядә катнашучыларга Эльмира Зарипова планлаштырылган чаралар турында, шулай ук, пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары буенча махсуслаштырылган ярминкә турында да сөйләп узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International