Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге "РИТЭК" ААҖ VII социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында "Рухият һәм мәдәният" номинациясендә җиңүче дипломына лаек булды.
Проектның төп максаты булып креатив факультетлар булдырып актив озын гомерне саклап калу торды.
Белгечләр фикеренчә, "квиллинг", "чигү", "скрапбукинг", "бакчачылык" кебек дәресләр өлкәннәргә якыннарына бүләкләр ясарга һәм тулай торакларын бизәргә өйрәтә.