18 нче сентябрь көнне “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында гаилә һәм балалар бүлегендэ эшләүче социаль педагог Борханова Гөлнара яшь буынга хәрби - патриотик тәрбия бирү юнәлеше буенча “Сугыш юллары “дигән чара оештырды.
Бу чара “Казан арты” музеенда Әфган сугышында катнашкан ветераннар белән бергә үтте. Прапорщик Замалиев Рәфыйкъ Рәшит улы, өлкән лейтенант Азизов Виктор Нуретдин улы балаларга Әфган сугышындагы вакыйгаларны сөйләделәр. Балалар ветераннар сөйләүен бирелеп тыңладылар, сораулар бирделәр, сугышта алган медальләре белән кызыксындылар.
Соңыннан музей хезмәткәрләре балаларны музейда сакланучы сугыш вакытындагы документлар, фотографияләр белән таныштырдылар.