VII социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде

2016 елның 16 сентябре, җомга

Кичә "ЛУКОЙЛ" ҖАҖ VII социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

2016 елда әлеге конкурста бөтен Татарстан муниципаль берәмлекләреннән 700 проект ияләре катнашты. Шулардан 157 проект грант ярдәме алачак, 64 проект исә абсолют җиңүче дип игълан ителде.

Җиңүчеләрне котларга дип Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "ЛУКОЙЛ" нефть компаниясенең беренче башкарма вице-президенты Равил Маганов килде.

Әйтеп узырга кирәк, "Лукойл" грантына ия булганнар арасында берничә социаль учреждение дә бар. Мәсәлән, "Энергия кеше хакына" («Энергия на благо человека») номинациясендә "Алтын балык чыганагы, тормыш энергиясе" проекты белән Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йорты абсолют җиңүче дип белгеләнде.

"Экология" номинациясенең лидеры булып Аксубай "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге билгеләнде.

Шулай ук, быел конкурска яңалык та кертелде. 2010 елдан бирле үзен уңай яктан гына күрсәткән катнашучыга гран-при бирү кабул ителде. Әлеге гран-прига Казан "Апрель" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International