Апас районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2016 елның 16 сентябре, җомга

2016 елның 22 сентябрь көнне Апас халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк.

Ярминкәдә түбәндәге предприятиеләрнең кадрлар хезмәте катнашачак: "Свияга" АХП ААҖ, "Вахитов И. И." КФХ, "Татавтодор" Апас филиалы ААҖ, "Апас аграр колледжы" ДАҺББУ, “Район үзәк хастаханәсе" ДССАУ, «Агрофирма «Апас» ААҖ, «Апастовская сельхозтехника» ААҖ һ.б.

Әйтеп узырга кирәк, эш бирүчеләр 40 тан артык вакантлы эш урыннары тәкъдим итәчәк. Ихтыяҗы зур булган вакантлы эш урыннары тубәндәгеләр: тракторчы, терлекче, ветеринария табибы, зоотехник, машина белән сыер саву операторы һ.б.

Чара сәгать 10:00да Апас районы, Шоссейная урамы, 5нче йорт адресы буенча башланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International