2016 елның 20 сентябрендә "Актив озын гомер" күргәзмәсе кысаларында "Казанская ярмарка" ААҖ территориясендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Чарада 29 предприятие һәм оешма вәкилләре катнашачак, шулар арасында: С. П. Горбунов ис. Казан авиация заводы, "Горпечать" ЯАҖ, "Кожгалантерейная фабрикасы" ААҖ, "Управляющая компания “Уютный дом” ААҖ һ.б.
Эш эзләүчеләргә 15 меңнән артык вакантлы эш урыннары тәкъдим ителәчәк.
Чара 09.00 дән 18.00 гә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Оренбург тракт урамы, 8 йорт, 1 нче павильон.