"Көзге игелек атнасы" марафоны дәвам итә

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Министрлык карамагындагы оешмалар "Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясенә караган чараларны уздыруын дәвам итә.

Шуларның берсе Кукмара "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен реабилитация үзәгендә үткәрелде. Үзәк белгечләре китапханә хезмәткәрләре белән берлектә инвалид балалар өчен сәламәтләндерү һәм дәвалау чарасы уздырды.

Шулай ук, Саба районы "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге дә "Игелек күңел өчен" музыкаль чарасы оештырды.

Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә исә пенсионерлар һәм инвалидлар өчен "Күңелле стартлар" күңел ачу дәресе  булып узды.

Шулар белән бер рәттә Арча "Мәрхәмәтлек үзәге" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре бию флешмобы үткәрде.

Әйтеп үтергә кирәк, Казан "Здравушка" мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Әти, әни, мин – спорт гаиләсе!" спорт чарасы да үтте. Чара кысаларында балалар һәм ата-аналар өчен төрле конкурслар да булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International