Хезмәт хакы буенча бурычларын Мамадыш районы кулланучылар җәмгыяте һәм Чистай шәһәре "Джукетау" ААҖ оешмалары каплаган.
Мамадыш районы оешмалары 79 хезмәткәренә 151 мең сум, Чистай шәһәре оешмалары исә үзенең 263 хезмәткәренә 3 188,1 мең сум акчасын түләгән.
Барлыгы эш хакы түләү буенча бурычны 394 хезмәткәргә кайтардылар. Гомуми сумма 10 085,2 мең сумны тәшкил итә.