Биектау “Өмет” үзәге футбол командасы “Балалар өчен футбол фестивале” турнирында 2 нче урынга лаек булды

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге яшь футболчылар командасы Мәскәүдә “Балалар өчен футбол фестивале” турнирында катнашты.

Чара “Спортны үстерү һәм сәламәтлекне саклау” хәйрия программасы кысаларында узды.

Көрәштә Биектау районы командасы 2 нче урынны алды.  Яшь футболчылар диплом һәм медальләр белән бүләкләнде.

Әйтеп үтәргә кирәк, “Өмет” үзәге белгечләре балаларны республикакүләм турнирында җиңүләре һәм апрель аенда Иннополис спорт комплексында Татарстан Республикасының дәрәҗәсен яклап чыгулары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International