22 сентябрь көнне Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә гомумшәһәр вакансияләр ярминкәсе узачак.
Чарада түбәндәге оешмалар катнашачак: "Водоканал" ААҖ, "Агрофирма Ялтау" ААҖ, "Шифа" ААҖ, "Контакт-С" ААҖ, "Агроидея" ААҖ, "Модуль" ААҖ, "Альдем" ААҖ, "Торос-Молоко" ААҖ, "Татарстан Почтасы" ФПЭИ.
Эш эзләүчеләргә түбәндәге вакантлы эш урыннары тәкъдим ителде: бухгалтер, машинист, слесарь, автомобиль йөртүче, грузчик, урам себерүче, сатучы, кассир, инженер, оператор, пешекче, ашханә хезмәткәре, медицина белгече, почтальон һ.б.
Чара Лениногорск шәһәре, Гагарин ур. 51 бинасында сәгать 9.00 башлана.