Министрлык карамагындагы оешмалар "Көзге игелек атнасы" акциясе кысаларындагы чараларда катнашуын дәвам итә

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

“Көзге игелек атнасы” акциясе кысаларында министрлык карамагындагы учреждениеләрдә төрле чаралар үткәрелде. Шуларның берсе Минзәлә районында узды. Биредә гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Ленин паркы мемориалын җыештырдылар.

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында исә "Яхшы кәеф" дип аталган концерт узды.

Шулай ук, Чирмешән "Мәрхәмәтле йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә “Игелекле йөрәк” («День открытых сердец») акциясен уздырды.

Кукмара районы "Милосердие" мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре тарафыннан оешма территорясендә агачлар утыртылды. Үзәктә инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен музыкаль-күңел ачу чарасы да оештырылды.

Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре Айбаш һәм Шапшинск авыл җирлекләрендә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның һәйкәлләрен төзәтү эшләре уздырды.

Аннан тыш, Теләче районы "Родник" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балигъ булмаган балалар өчен музейга экскурсия оештырды.

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты хезмәткәрләре "Спортивный Татарстан" көнендә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International