Казан халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре хәйрия акциясе уздырды

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

"Козге игелек атнасы – мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында (Совет районы)  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсэту комплексы үзәге белгечләре һәм Казан политехника көллияте волонтерлары белән берлектә «Шәфкатьлелек аллеясы» социаль-патриотик акциясе оештырылды.

Чараның максаты: балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү, рәхмәтлек хисен үстерү һәм хәрби сугышта катнашучылар истәлеген хөрмәтләү, Ватанга мәхәббәт үстерү.

Акция кысаларында Арча зиратының территориясендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның күмелгән урыннарын чистарту эшләре узды. Уртак тырышлыклары белән акциядә катнашучылар 9 каберне тәртипкә китергәннәр. Акция ахырында балигъ булмаган балалар  каберләргә чәчәкләр салды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International