Буш урын ярминкәсенең нәтиҗәләре буенча эшкә урнаштыру өчен 17 юнәлеш бирелде

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Бүген "БИНК" социаль-эш клубы базасында Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең белгечләре «Активное долголетие» исеме астында ("Актив озын гомер") вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды.

Чарада  СК «Ренессанс-Жизнь» ААҖ,  «ЖКХ Инвест плюс» ААҖ, «Трапеза 12» ААҖ, «Компания белый барс» ААҖ, «Риэлт групп» ААҖ, «Чистая среда» ААҖ, «Мон Плезир» ял һәм сәламәтлек үзәге хезмәткәрләре катнашты.

Эш эзләүчеләргә түбәндәге белгечлек буенча 59 вакантлы эш урыннары тәкъдим ителде: администратор, менеджер, риэлтор, консультант, иминиятләштерү буенча белгеч, официант, пешекче, слесарь, урам себерүче, штукатур, грузчик, прессовщик, приемщик һәм башкалар.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 236 граждан килде. Чараның нәтиҗәләре буенча эшкә урнашу өчен 17 юнәлеш бирелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International