Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 3 нче һәм 7 нче номерлы мәктәп базасында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү чаралары уздырды.
Һөнәри юнәлеш бирү эшенең максаты булып укучыларга укыту профилен һәм булачак һөнәри эшчәнлекне сайлап алуда ярдәм күрсәтү торды.
Чара кысаларында мәктәп укучылары тест яздылар, белгечләргә үзләренең сорауларын бирделәр. Әлеге чарада 151 чыгарылыш укучысы катнашты.