Бүгенге көндә Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,71% ны тәшкил итә

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

13 сентябрьнең 2016 елында  республикада халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә барлыгы 14 550 рәсми рәвештә теркәлгән эшсез граждан бар. Бу алдагы исәпләр белән чагыштырганда,  151 кешегә азрак.

Икътисади актив халык саныннан чыгып билгеләгәндә Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,71%ны тәшкил итә.

Мәшгульлек хезмәте органнарыннан килгән мәгълүмат буенча республикада 34 939 ачык эш вакансияләре бар. Атна хисабында эш бирүчеләр 1 605 вакантлы эш урыннары тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,41 кешене тәшкил иткән.

Шулай ук, 7 сентябрьдән алып 13 сентябрьгә кадәр 558 эшсез граждан булган, шуларның 271 – үз теләге белән эштән киткән. Оешмаларны бетерү белән бәйле, яисә хезметкәрләр санын яки штатны кыскарту сәбәпле эшсез дип 39 кеше саналган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International