"Игелек-безнең тирәбездә" дигән девиз астында Казан "Здравушка" мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге "Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясенә кушылды.
Укытучылар тарафыннан курчак тамашасы куелды. Чараның максаты булып әдәплелекне, толерантлылыкны тәрбияләү торды. Үзәктә тәрбияләнүчеләр ата-аналары белән бергә уеннарда катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар.
"Бер генә нәни тамашачы да әлеге тамашадан битараф калмады", - дип чараны оештыручылар нәтиҗә ясады.