"Көзге иглек атналыгы" Яңа Чишмә районында старт алды

2016 елның 11 сентябре, якшәмбе

"Көзге игелек атнасы – изге эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Яңа Чишмәнең "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль һәм медицина хезмәткәрләре "Игелек сәфәре" акциясендә катнашты.

Чара барышында үзәк хезмәткәрләре хуҗалык җирләре булган өлкәннәргә ярдәм күрсәтте, уңышларын җыярга ярдәм итте.

Шулай ук әлеге атналык кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар янында булып кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International