Кичә Норлатның "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы һәм психологы курчак терапиясе элементлары белән төркем чара уздырды.
Балаларның иҗади потенциалын үстерү максаты белән оштырылган чарада карамакта торучы яшүсмерләр катнашты. Дәрес барышында укучылар мөстәкыйль рәвештә әкият уйлап чыгарып, аны әти-әниләренә күрсәтте.