Министрлык карамагындагы социаль учреждениеләр "Көзге игелек атнасы – изге эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында чаралар үткәрә.
Мәсәлән, Минзәләнең "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында карамактагылар өчен спорт эстафетасы оештырылды.
Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә тернәкләнүчеләр өчен театральләштерелгән әкият күрсәтелде.
Балтачның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тернәкләнүчеләр өчен "Халыклар дуслыгы" туган якны өйрәнү музеена сәяхәт оештырылды.