"Көзге игелек атналыгы" акциясе кысаларында Менделеевскның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә берничә тематик чара узды.
Әйтик, 5 нче сентябрьдә өлкәннәр алдында "Минем хәерле шәһәр" программасы белән туган як музее хезмәткәрләре чыгыш ясады.
Шулай ук ветераннарны фотографияләр күргәзмәсе, ветераннар хоры чыгышы, 3D кинотеатрына сәяхәт белән сөендерделәр.