Югары Осланның интернат-йортында киңәйтелгән утырыш узды

2016 елның 13 сентябре, сишәмбе

Әлеге минутларда Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Безнең кадерле ветеран" проектын гамәлгә ашыру кысаларында киңәйтелгән утырыш уза. 

Биредә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева катнаша. Исегезгә төшерәбез, "Безнең кадерле ветеран" проекты "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчелегендә 2014 елның апреленнән гамәлгә ашырыла. Әлеге проектның максаты Бөек Ватан сугышы ветераннарының стационарларда тормышын яхшыртудан гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International