20 сентябрьдә ААҖ "Казан ярминкәсе" территориясендә "Актив озын гомер" күргәзмәсе кысаларында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Чарада 29 предприятие һәм оешма вәкиле катнашыр дип көтелә.
Эш эзләүчеләр игътибарына 15 меңнән артык вакантлы эш урыны тәкъдим ителәчәк. Моннан тыш, һәр теләгән кеше халыкны эш белән тәэмин итү, һөнәри уку мәсьәләләренә кагылышлы сораулар буенча консультация ала алачак.
Чара Казан шәһәре, Оренбург тракты, 8 йорт, 1 нче павильон адресы буенча уздырыла. Башлана 09.00.