Интернет челтәрендә хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү буенча "Россиядә эш" Федераль порталы үз эшчәнлеген дәвам итә. Бу базада инде 1,2 миллионнан артык эш урыны теркәлгән. Шуларның 36 меңнән артыгы Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларыннан.
Бу интернет-ресурс эш эзләүчеләргә төрле төбәкләрдә эш табуны җиңеләйтү, хезмәт базарында киереңкелекне киметү максаты белән эшли.