I Республика шахмат-шашка турнирында социаль приютларда тәрбияләнүче балалар көч сынашты

2016 елның 9 сентябре, җомга

Шушы көннәрдә Яр Чаллыда Татарстан Республикасының балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларында тәрбияләнүчеләр арасында I Республика шахмат-шашка турниры узды. Ул "Робинзон" хәрби-патриотик слеты кысаларында оештырылды. Призлы урыннар өчен 39 катнашучы көч сынашты.

Турнир нәтиҗәләре буенча "Шашка" уенында  өч, "Шахмат" уенында бер призлы урын җиңүчесе билгеләнде. Барлык катнашучыларга да турнирның истәлекле бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International