Бүген "Экстремизмга – ЮК!" айлыгы планын үтәү буенча чаралар кысаларында Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ашыгыч эвакуацияләү буенча күнекмәләр үтте. Биредә Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге өлкән инспекторы да катнашты.
Күнекмәләрнең максаты – янгын килеп чыккан очракта яшәүчеләрне эвакуацияләү буенча гамәлләрнең дөреслеген тикшерү.