VII Бөтенроссия күргәзмә-форумы үз эшен дәвам итә

2016 елның 9 сентябре, җомга

Бүген Мәскәүдә "Бергә - балалар хакына! Балалар белән бергә" VII Бөтенроссия күргәзмә-форумы эшен дәвам итә

Форум кунаклары - Мәскәү шәһәре социаль өлкә студентлары һәм белгечләре, россия төбәкләре вәкилләре өчен экспо-зона буенча экскурсия үтте. Шулай ук, гаилә һәм балалар белән эшләүче башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары вәкилләре, оешмалар җитәкчеләре һәм белгечләре өчен ачык тематик сессия узды.

Билгеләп үтик, Татарстан Республикасыннан чарада Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева һәм Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә  Республика мәгълүмати-методик үзәге директоры Нина Исланова катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International