ҖЧҖ "Евроокно" хезмәт хакы бурычларын кайтарды

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе эшчәнлеге барышында республика предприятиеләре хезмәт хакы бурычларын кайтара башлады. 

Шулай итеп, Зәй районының ҖЧҖ "Евроокно" оешмасы 22 хезмәткәренә 242 мең сум күләмендә тоткарланган хезмәт хакын түләде. 

Шулай ук, ҖЧҖ «Фон-строй» казан предприятиесе 286 хезмәткәренә 545 мең сум күләмендә бурычын кайтарды.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International