Бүген саңгыраулар арасында пуля белән ату буенча I дөнья чемпионатының ачылу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Ярышлар 9ыннан алып, 14нче сентябьга кадәр узачак. Монда дөньяның 16 иленнән ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары катанашачак.
Ярышлар барышында 12 комплект медаль уйнатылачак.