“Социаль туризм» программасын тормышка ашыру кысаларында Балтачныйң "Наз" тернәкләндерү бүлегендә тернәкләнү узучы 15 инвалид Габдулла Тукайның Дәүләт әдәби-мемориаль комплекс музеенда экскурсисендә булып кайтты.
Музейның беренче катында алар язучының балачагы, Урал, Казан чорындагы иҗаты һәм шулай ук “Тукай мәңге яшәячәк” дип исемләнгән зал белән танышты. Шулай ук, өлкәннәр бинаның икенче катында сынлы сәнгать күргәзмәсен карады.
Тернәкләнүчеләр музей җитәкчесе Дамир Абдуллинга зур рәхмәтләрен белдерде.