Кичә Казанның "Апрель" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Малайзия кунакларын кабул итте. Алар арасында Тунку Мона Риза бар иде. Ул аутизмнан интегүче малай һәм аның гаиләсе турында сөйләүче "Смирение" фильмы режиссеры.
Кунаклар тернәкләндерү үзәгенең эшчәнлеге һәм биредә кулланыла торган методикалар, һәм, әлбәттә, учреждение карамагындагылар һәм белгечләр белән танышты.