Аксубайның "Наз" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Көзге игелек атнасы – изге эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында "Игелек юлы" дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырды. Биредә мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче 9 әти-әни катнашты.
Үзәк белгечләре катнашучыларны ААҖ "Ритэк" хәйрия фонды һәм биредә бушлый күрсәтелә торган хезмәтләр белән таныштырды.
Аннары ата-аналарга сенсор бүлмәсен, махсуслаштырылган җиһазлар күрсәттеләр, депрессия ачыклаучы тест үткәрделәр.