"Безнең кадерле ветеран" социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тыл хезмәтчәннәре, шулай ук биредә яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыру максаты белән күп кенә чаралар үткәрелә. Учреждение территориясен төзекләндерү эш этабының соңгысы булып торды.
Әйтик, кичә район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Хәкимҗанов җитәкчелегендә биредә өмә узды. Чарада учреждение хезмәткәрләре, спорт мәктәбе һәм Югары Ослан гимназиясе укучылары катнашты.