Үткән атнада эш бирүчеләр 3126 вакантлы эш урыны тәкъдим итте

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2016нчы елның 6 сентябрь көненә республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14 701 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 59 кешегә кимрәк. Шулай итеп, эшсезлек дәрәҗәсе 0,71% күрсәткечен тәшкил итә.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 34 892гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 3 126 эш урыны ачык дип белдергән.

Хисап атнасы барышында исә 713 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 264е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 48 граждан оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International