Эшкәртү сәнәгате өлкәсендә иң күп эштән китүче теркәлде

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

31нче августтан алып ,6нчы сентябрьга кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүче 203 кеше моңа кадәр эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куйган. Шулай ук, иң күп эштән киткән 64 кеше азлап һәм күпләп сату өлкәсендә эшләгән. 

Башка тармакларда караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак билгеләнә: икътисад эшчәнлеге – 29, транспорт һәм элемтә – 25, күчемсез мөлкәт белән операцияләр – 33, дәүләт идарәсе – 20, төзелеш – 16, сәламәтлек саклау – 16, мәгариф өлкәсе – 43, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 17, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 11, файдалы казылмалар табу – 9, электроэнергия, газ, су  җитештерү һәм тарату – 6, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 7.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International