"Экстремизмга – Юк!" айлыгы кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова балигъ булмаганнар арасында "Гражданлык сәгате" үткәрде.
Тирә-юньгә карата сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән бу чара шәһәр паркында узды.