Алабуганың "Яңа йорт" приюты тәрбиячесе интернет-акциядә катнашты

2016 елның 6 сентябре, сишәмбе

Алабуганың "Яңа йорт" социаль приюты тәрбиячесе һәм биредә тәрбияләнүчеләр "Балаларның юлда куркынычсызлыгы" Бөтенроссия ирекле интернет-акциясендә катнашып,  беренче дәрәҗә  дипломга һәм мактау грамотасына лаек булды.

Акциядә катнашу өчен берничә гамәл үтәргә кирәк иде: юл-транспорт хәрәкәте турында кыскача шигарь уйлап,  юл билгесе фонында фотога төшәргә, яңа юл билгесе тәкъдим итәргә һәм юл-транспорт хәрәкәте кагыйдәләре буенча мини-тест узарга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International