«Экстремизмга - Юк!» исеме астында үткәрелгән айлык кысаларында Яңа-Савин районы социаль яклау бүлегендә социаль яраклашуда авырлык кичергән яшьүсмерләр өчен чаралар үткәрелде.
Чараның максаты - терроризм hәм экстремизмга карата тискәре караш формалаштыру; социаль этник hәм конфессиональ яктан каршылыкларны булдырмау.
31 нче августа ПДН ОП “Савиново” инспекторы катнашында яшүсмерләр өчен “Антитеррор” дип исемләнәгн чара үткәрелде. Балалар үзләрен җәмәгать урыннарында ничек тотарга, сәер предметларга юлыкканда нишләргә дигән темаларга карата интерактив әңгәмәдә катнаштылар. Яшүсмерләрнең игътибарын бигрәк тә законны саклау өлкәсендә эшләгән хезмәткәрләр турындагы сөйләшү җәлеп итте.
Икенче көнне балалар “Бердәмлек көне” дип исемләнгән чарада катнашты. Бу чараны гаиләгә hәм балаларга социаль яклау бүлеге белән берлектә “Республика яшүсмерләр китапханәсе” оештырды. Монда балаларга “Поллианна” фильмы тәкъдим ителде. Фильм күңелсезлекләргә бирешмәскә, тормыштан тәм табып, куанып яшәргә чакыра торган эчтәлектә иде. Фильмны караганнан соң балалар тормышка позитив карашны ничек булдыру, тормышта узеңне кирәкле итеп тою дигән сөйләшүдә катнашты, үзләренең фикерләрен әйтте.