Грипп һәм кискен респиратор-вирус инфекцияләрен кисәтү буенча профилактика эшчәнлеге кысаларында Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре өчен танып белү лекциясе узды.
Балалар табибы Сәрия Сираҗиева гриппның билгеләре, аның нәргә китерергә мөмкин икәнлеге, авыру чорында режим саклау кирәклеге хакында җентекләп сөйләде. Барлык катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.